Казан циркында сугышкан филләр язмышы ничек тәмамланган?

-- Лейла

Казандагы цирктагы тамаша вакытында Магду һәм Дженни кушаматлы филләр үзара «сугышып», тамашачыларны куркуга салган иде.

Әлеге филләрне пенсиягә Кырымга җибәргәннәр. Алар анда «Тайга» исемле арысланнар паркында яшәячәк. Цирк җитәкчелеге филләрнең озак вакыт чыгыш ясавы һәм психологик халәтенә бәйле рәвештә шундый карар кабул иткән, дип яза тереграм каналларның берсе.

Алар өчен махсус күле булган 5 гектарлы урын әзерләнгән. Бу Россиядә филләр яши торган иң зур җир санала. Зоопарк хуҗалары аренадан еракта филләр тынычланыр дип өметләнә. Алай булмаган очракта, «артист»ларны аерачаклар.

Магде һәм  Дженнига 48 һәм 46 яшь. Алар кечкенәдән циркта бергә чыгыш ясаган.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле