Роза Сабитова Римма Никитина турында: «32 яшь, ни баласы, ни мәче баласы юк»

Римма Никитина Беренче каналда бара торган «Давай поженимся» тапшыруында катнашты. Җырчы, тагын ике кыз белән, Владимир исемле 39 яшьлек егетнең йөрәген яулау өчен көрәште.

Владимир, әтисе Нигериядән булганга, тышкы кыяфәте белән бик үзенчәлекле егет. Мәскәү шәһәрендә үзенең өч бүлмәле фатирда яши. Мануаль терапевт булып эшли. Ике тапкыр өйләнеп аерылган.

Римма үзе белән таныштырганда кызганыч мәхәббәт тарихын сөйләп алды. Бик җитди очрашып, инде өйләнешергә җыенып йөргән егете аңа инстаграмда утырмаска кушкан. Тулысынча иреген чикләү, иҗади тормышны ташлау турында сүз барган. Әле җитмәгәненә, үзенең бик тә бай кеше икәнен дә әйтмәгән.

«Мин байлыкка кызыга торган кыз түгел. Авылда үстем, гомер буе үзем эшләп ашарга ияләнгән инде», — диде Римма. Ул сөйгәненнән банкетларда җырламаса да, гастрольләр белән сольный концертларын куеп йөрергә рөхсәт сораган. Егет каршы килгәч, яшьләрнең юллары аерылган.

Римма Никитина әтисенең үзен сәхнә йолдызы итеп күрәсе килүе, иң беренче чиратта, аның хакына иҗат белән шөгыльләнүе турында да әйтте.

Римма Никтинадан бөтен кеше татарча җыр көткәндер. Ә юк! Римма җырны һинд телендә башкарды. Аның бик нык каушавы, тавышы калтыраганы сизелеп торды. Яучы Роза Сабитова аны татарча җырламаган өчен тәнкыйтьләп тә алды. «Мин татар телен хөрмәт итәм. Син татарча җырларга тиеш идең. Гомумән, ташла бу сәхнә эшчәнлегеңне. Нәрсә инде бу, 32 яшь, ни баласы, ни мәче баласы юк, дигәндәй. Ир тап, гаилә кор», — диде ул аңа.

Римма гаилә хакына артист тормышыннан баш тартырга җыенмый. «Ләкин мин кияүгә чыгарга, балалар табарга телим», — ди ул.

Тапшыру ахырында Владимир бер кызның да бүлмәсенә кермәде, сәхнәгә ялгызы гына чыкты.

Римманы инстадуслары Беренче каналга барып, Татарстанны күрсәтүе белән котлаган. Аңа инстаграмда да «нигә татарча җырламадың» дип сораулар яудырганнар. Римма татарча җырларга тапшыруның мөхәррирләре рөхсәт итмәве турында әйтә.

«Тапшыруны карадык, бик матур булды. Егет сиңа күз атты бит, бөтен дөньяга „йөрәгемә ут кабызды“ дип әйтеп бирде. Ләкин ул сиңа пар түгел», «Римма, Татарстанда сиңа лаеклы, яхшы егетләр беткәнме? Артистлар арасында да өйләнмәгән егетләр бар, карап йөр», — дип тә комментарийлар калдырганнар.

«Кияү эзләгәнме?» — Римма Никитина Беренче каналда нишләп йөргән?

Чыганак: Интертат

 

Бәйле