Гөлназ Сәфәрова: «Минем иң якын подружкамның туган көне бүген» [видео]

1 май танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова үзенчә теләкләр теләп, матур итеп әбисен туган көне белән котлый. Аны инстаграм укучылар да нык яратып өлгерә.

«Минем иң якын подружкам, әбинең туган көне бүген! Аның кебек кеше юк бу җир йөзендә һәм булмаячак та!
Гөлсинә Зәкиевнага теләкләремне теләдем, алган халатны ошатты, киеп тә куйды. Сезгә сәлам ди», — дип яза Гөлназ. Гөлсинә әби оныгының инстаграмы аша күп укучыларның яраткан әбисенә әйләнде, шуңа да аңа ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телиләр.

 

Бәйле