Бер тәүлектә коронавирустан үлүчеләрнең рекордлы саны теркәлгән

Һиндстанда тәүлек эчендә коронавирус корбаннары саны буенча антирекорд яңартылды, дип хәбәр итә РИА Новости илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә сылтама белән.

Табиблар Covid -19 инфекциясеннән барлыгы 392 488  авыруны ачыклаган, 3 689 пациентның гомере өзелгән. Моңа кадәр үлем очракларының максималь саны 28 апрельдә теркәлгән — ул вакытта 3 645 кеше үлгән булган.

Бер көн элек илдә авыручылар саны иң күп артуы билгеләнгән — тәүлек эчендә табиблар 402 меңгә якын коронавирус очрагын ачыклаган.

Хәзер Һиндстан коронавирус белән зарарлану очраклары буенча дөньяда икенче урында тора. Соңгы мәгълүматларга караганда, барлыгы 19,5 миллионнан артык Covid -19 очрагы ачыкланган. 15,9 миллионнан артык кеше терелгән, коронавирус һәм башка авырулардан 215 мең пациент үлгән.

Чыганак һәм фото: Татар-информ

Бәйле