Башкортстаннан Гүзәл Нургалиева 17 ел өеннән чыкмыйча яшәгән

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Гүзәл ханым 28 яшендә авырып китә. Авыру билгеләренә карап аңа 5  төрле диагноз куела. Арасында яман шеш дигәне дә була. Күргән кеше шакката: йөгереп йөргән Гүзәл, икенче бәбиен тапкач, кинәт урын өстенә кала. Аяклар, куллар йөрми башлый. Хәтта муенын да тота алмаска әйләнә. Табиблар «рассеянный склероз» дигән диагнозда туктала. Шушы хәлләрдән соң ире белән юллары аерыла. Гүзәлне һәм аның ике кечкенә баласын әнисе Римма тәрбияли башлый.

– Балачагым бик рәхәт булды. Мәктәпне гел «бишле»гә тәмамлап, Туймазыда урнашкан медицина училищесына укырга кердем. Яхшы укыдым. Аны бетергәч, балалар хастаханәсендә эшли башладым. Аннары кияүгә чыктым. Башта кызым Диана туды. Бераздан икенче бәбиемне алып кайтырга булдым. Декретка киткәнче, хастаханәнең дүртенче катына менү авырлаша башлады. Башым да әйләнә иде. Мин ул чакта авыруыма артык игътибар бирмәдем, – дип искә ала хәзер 53 яшьлек Гүзәл.

Кызы урынга егылгач, Римма апага берьюлы өч бала карарга туры килә. Гүзәл 8 ай буе урын өстендә генә ята. Аны кая гына йөртмиләр… Тик даруларның ярдәме озакка бармый. Савыга кебек тоела башлый да икенче урыннан китереп бәрә. Көчле дарулардан тазарып та китә. Кечкенә генә әнисенә аны тәрбияләү авырлаша. Ул чакларны Гүзәл искә дә алырга яратмый…

Тик Римма апа беркайчан да авырсынмый. Баласына бар җылысын бирә. Кайчак Гүзәл караватыннан төшеп, йөрмәкче дә була. Янәсе, идәнгә төшсә, аяклары йөреп китмәсме? Төшүен төшә – кире менә алмый. Римма апа ярдәмгә күршеләрен чакыра.

Әмма Гүзәлнең бер дә ятасы килми. Караватка бау бәйләп, торырга тырыша. Утырмакчы да була. Тик гәүдәсе генә тыңламый. Гел әнине чакырып булмый дип, янәшәдәге савытларга үзе үрелергә тырыша. Әкренләп үзгәреш сизелә башлый. Шулчакта кулына дару үләннәре китабы да килеп эләгә. Аны укый да дарулардан баш тарта. Үзен үләннәр белән дәвалый башлый.

– Мине ул чакта әбиләргә өшкертергә дә йөрттеләр. Белмим, әллә догаларның шифасы, әллә үлән файдасы – хәлем яхшыра башлады. Организмга көч керде. Әкренләп башымны күтәрергә өйрәндем. Шул елны электр коляскасы алып килеп бирделәр. Коляска бар, ник мин йөрмәскә тиеш, дип уйладым. Үземне торырга мәҗбүр иттем. Тырышлыгым, теләгем бушка кимәде. Караваттан коляскага күчеп утырырга өйрәндем, – ди ул.

Улы Зәйтүн мәктәпне тәмамлыйсы елны әнисен ташлап китәргә куркуын әйтә. Гүзәл әгәр «китмә» дисә, улының тормышына киртә буласын аңлый. Болай да авыруы аркасында улына күкрәк сөте имезә алмаган, аны кулларында йөртмәгән бит инде ул. Ичмаса, һөнәрсез дә калдырмаска иде дип өзгәләнә Гүзәл. Зәйтүн исә имтиханнарын да тапшыра, медицина университетына укырга да керә. Шуннан соң ул, әнисенә арба белән чыгып йөрер өчен, пандус куйдырып булмасмы, дип йөри башлый. Әнисе 17 ел чыгып йөрмәгән бит! Идарәче оешма рөхсәт бирми. Шуннан соң егетнең башына бер идея килә. Фатирлары беренче катта булгач, әнисенә дөньяга юлны тәрәзә аша ачмакчы була. Тиешле рөхсәт кәгазен ала. Йорттагы барлык кешеләр дә язуга кул куя. Кирәкле проектны эшләтә. Ә аны тормышка ашыру өчен 100 мең сумнан артык акча кирәк икән… Зәйтүн укырга китә, Гүзәл урамга чыгып йөрүгә өметен өзә. Бер айдан соң аларга инвалидлар оешмасыннан кунакка киләләр. Ураза ае хөрмәтенә күчтәнәч китерәләр. Чыгып киткәндә, килгән кешенең берсе өстәлдәге проектны күреп ала. Эшләп булмасмы әле, дип үзе белән алып китә.

– Озак та үтмәде, ике ир-ат килеп эшли дә башлады. Декабрь аенда зал бүлмәсеннән чыгып йөрер өчен юл ясалды. Беренче тапкыр кибеткә чыкканны әле дә хәтерлим. Үземнең өйрәнәсе килеп, улымны ияртмим. Ә ул мине кызганып, егыла күрмәсен, дип арттан күзәтә икән. 17 ел буе таш дивар эчендә яткач, кибеткә кергәч югалып калдым. Аның кадәр ризыкны күргәнем юк иде. Хәтта кайберләренең исемен дә, нәрсә икәнен дә белмим. Кулларым белән тотып, үземә кирәкле әйберләрне җыйдым. Кассага барып түләдем. Шунда бәхеттән еладым. Урамга чыга алуыма сөендем. Мин яшәргә өйрәтергә тиеш булган улым мине тормышка кайтарды, – ди Гүзәл.

Алар хәзер әнисе белән икәү генә яши.

Римма апа элек хәсрәтен күрсәтмәсә дә, соңгы арада йөрәге үзен сиздергән. Ике тапкыр инфаркт кичергән, узган елның ноябрендә инсульт булган. Хәзер әнисе ятып кына тора икән. Аны тәрбияләү – Гүзәл өстендә. Ул гел аның янында. Әкренләп ашарга пешерергә өйрәнгән. Кызы Диана да кичләрен килеп, ярдәм итеп китә икән. Аның үз тормышы, ире белән ике бала үстерәләр, ди. Зәйтүн быел кулына диплом алачак.

– Аллаһы Тәгалә биргән сынауларны үтә белергә кирәк. Мин утыра алуыма, коляскада йөргәнемә сөенеп туя алмый. Урамга чыгып керүдән дә зур шатлыгым юк. Әниемә һәм балаларыма рәхмәтлемен. Алар мине яшәргә өйрәтә. Улыма аерым рәхмәт. Күңелендәге игелекнең чиге юк аның. Үз бәхетемә тапканмын икән, – ди Гүзәл. – Урын өстендә ятудан да читене юк. Утыра алганга сөенәм. Калак тотып ашый да алмый идем. Яшәү теләге өйрәтте. 53 яшемдә үрмәли дә башладым. Шуңа да шатланам. Кайчак табиблар килсә, ишекне ачып булмый. Коляскам сыймый. Мин төшәм дә үрмәләп барам. Шуңа ничек сөенгәнне белсәгез! Авыруым аркасында мин тормышны яратырга өйрәндем. Бар җире сау кешеләр, юкка зарланмагыз! Шөкер итеп яшәгез!

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан 
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий