Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов инстачыларны үзенең хуҗалыгы белән таныштырды. Җырчы бозау, сарыклар, күркәләр, токымлы тавыклар белән әтәчләр асрый икән.
«Менә былтыр үзебез чыгардык, үзебез үстердек»,- дип сөенә Салават Закиевич күркәләрен күрсәтеп.
«Монда барысы да карап туймаслык», «Әтәчләренә гашыйк булдым бит, бигрәк гайрәтлеләр, чибәрләр», » Куңелле сездә”, «Ферманны күптән күрсәткәнең юк иде, сагындырган»,- дип яза җырчының инстадуслары.
Чыганак: Инстаграм Фото: Татар-информ