6 яшьлек бала әнисен машина белән таптатып үтергән

Курск өлкәсендә 6 яшьлек бала машина руле артына утырган һәм әнисен таптаткан.

Хокук сакчыларына хәбәр итүләренчә, хатын машина ачкычын үзе белән алмаган булган. Әнисе чыккач, малай руль артына утырган һәм газга баскан, машина артка таба кузгалган. Бу вакытта машина артында булган әнисен таптаткан. Хатын алган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Бәйле