Бер һаләкәт- биш мәет. Татарстан юлында кабат фаҗига

Татарстан юлында янә коточкыч һәлакәт. Казан-Оренбург трассасында Чистопольские Выселки авылыннан ерак түгел җирдә микроавтобус һәм авыр йөк машинасы бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә биш кеше урында ук һәлак булган, тагын берничә кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Зыян күрүчеләрнең берсе — 14 яшьлек яшүсмер. Барлык зыян күрүчеләр Чистай хастаханәсенә озатылган. Һәлак булучыларның берсе — микроавтобус йөртүчесе, калганнары — пассажирлар.

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов Татарстанның Чистай районында биш кеше һәлак булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре турында сөйләде.

MAN фурасы йөртүчесе сөйләвенчә, ул зажигалка артыннан сузылган, игьтибарын юлдан берничә секундка читкә юнәлткән. Йөк машинасы микроавтобус баручы каршы юлга килеп чыккан. Каты бәрелүдән автобус юл кырыена ава.

«53 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе тумышы белән Удмуртиядән. Вахта ысулы белән эшли. Почта илтеп тапшырырга юнәлгән. Һәлакәт вакытында фура тулысынча тулы булган — якынча 20 тонна. Мондый һәлакәттән исән калу мөмкинлеге юк диярлек», — дип ачыклык кертте республиканың ЮХИДИ башлыгы.

Renault микроавтобусында тугыз кеше була. Алар Орскидан Казанга киләләр. Мөгаен, автомобиль шәһәрара такси буларак кулланылгандыр.

Һәлакәт нәтиҗәсендә каза урынында биш кеше үлгән, шул исәптән 38 яшьлек автобус йөртүчесе. Тагын дүрт кешене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр. Медиклар сүзләренчә, аларның гомеренә берни дә янамый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фаҗига булган Казан-Оренбург юлы участогында 4 майда юл билгеләре яңартылган. Фура йөртүчесе нормаль хәлдә, йокысы туйган, рейска төнге сәгать берләр тирәсендә чыккан.

Чыганак: "Шәһри Казан"

Бәйле