Кайбер укучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханын кичектерелә!

-- Лейла

Югары уку йортларына керми торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнары урынына дәүләт имтиханын тапшыру вакытлы чара булып тора. Бу турыда Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Законда чыгарылыш сыйныф укучылары аттестат алу өчен мәҗбүри рәвештә математикадан һәм рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга тиешлеге язылган», — диде Кравцов.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, югары уку йортына барырга теләмәүчеләр өчен Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турындагы карар узган ел кабул ителде, дип өстәде ул.

«Быелгы вазгыять имтиханнарны көндезге режимда үткәрергә мөмкинлек бирә. Әмма имтихан пунктларында укучылар санын киметү максатыннан быел югары уку йортына кермәүчеләр өчен дәүләт чыгарылыш имтиханын үткәрү турында карар кабул ителде. Бу вакытлы чара», — диде Сергей Кравцов.

Чыганак: Татар-информ

 

Бәйле