2021 елда Федераль Сабантуй булмаячак

Быелгы Федераль Сабантуй Ханты-Манси автоном төбәгенең Нижневартовски шәһәрендә узарга тиеш иде.

Быел Нижневартовскида ниятләнгән Федераль Сабантуй уздыруны коронавирус таралу куркынычы сәбәпле тыйдылар.

Нижневартовски шәһәренең баш санитар табибы карарында «Яңа төр коронавирус инфекциясен кертү һәм тарату куркынычын киметер өчен өстәмә чаралар турында» карары нигезендә Федераль Сабантуй 2021 тыела» диелә.

Сабантуй 18-19 июньдә узарга тиеш иде. Анда 50 мең кеше катнашыр дип көтелде.

Шул ук вакытта Нижневартовски шәһәре мәгълүмат порталы хәбәр иткәнчә, Сабантуй тулысынча тыелмый – барлык бәйрәм чаралары мәдәният һәм спорт сарайларына күчерелә. Заллар 50 процентка гына тутырылачак. 18 июньдә Сәнгать сараенда Татарстан сәнгать осталары концерты узачак, 19 июньдә «Арена» спорт сараенда милли көрәш ярышлары узачак. Чараларны онлайн карарга да мөмкин булачак.

Чыганак: Азатлык - чит ил агентлыгы

Бәйле