«БАЛАЧАК ҖЫРЫ» — һәр күңелдә!

-- Лейла

1 июнь «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» @shaiantv каналы оештырган «Балачак җыры” бәйгесенең 2 нче сезонында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы үтте!

Бәйге максаты татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт.

Быел «Балачак җыры 2021» бәйгесенә 110 җыр килде.
Бу узган елгыдан ике тапкырга күбрәк!

Иң яшь катнашучыга 23 яшь булса, иң өлкәненә 90 яшь!

Һәм ниһаять җиңүчеләр исемлеге билгеле:

«Дәү әни» җыры
Авторлар: Гөлзар Вәлиева, Раилә Гайнуллина

«Бал корты» җыры
Авторлар: Фәннур Галимов, Сания Әхмәтҗанова

«Мин татарча сөйләшәм» җыры

Авторлар: Эльвира Сафина, Фирүзә Хафизова-Насыйбуллина

«Композитор чыпчыклар» җыры
Авторлар: Сәвия Минһаҗева (Фәнис Яруллин), Лидия Әхмәтова

«Светофор» җыры
Авторлар: Резеда Фәрхетдинова, Эльмира Шәймәрданова-Гыйльфанова

Җиңүчеләрне котларга мәртәбәле кунаклар җыелды:

  1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе М.Г.Əхмәтов;
  2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы А.Р. Зарипов;

  3. «Яңа гасыр»телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы И.Ю. Әминев;

  4. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре;

  5. «Балачак җыры-2021» бәйгесенең җиңүчеләре.

Җырның канаты бар дип юкка гына әйтмиләр, ә канат куярга «ШАЯН ТВ» булыша.

Балачак җыры һәр күңелдә яңгырасын!

Бәйле