Яңа пособиеләр барлыкка килүе көтелә. Кемнәргә?

-- Лейла

Urvista юридик компаниясе генераль директоры Алексей Петропольский «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 1 августта эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк. Аларның иминият пенсиясе 300 сумга диярлек (өч индивидуаль пенсия коэффициентына) арта. Август аенда шулай ук 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәр балага унар мең сум акча алачак. Бу гамәл Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнә.

Ә инде 1 июльдән авыр финанс хәлендә калган көмәнле хатын-кызларга матди ярдәм күрсәтеләчәк. Йөклелекнең иртә срогында (12 атнага кадәр) исәпкә басарга өлгергән очракта, алар 6350 сум акча алачак. 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләрне 5650 сум күләмендә айлык пособие көтә.

«Дөрес, әле тагын бер мөһим шарт бар – пособие алимент алганнан соң да мохтаҗ дип табылган гаиләләргә генә түләнәчәк», — дип искәртте Петропольский.

Чыганак: "Татар-информ"

Бәйле