«ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын КАЗАН САБАНТУЕНА чакыра!

-- Лейла

«ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын КАЗАН САБАНТУЕНА чакыра!

Мәркәзебездә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй 26-нчы июнь көнне Мирный бистәсендәге Каенлыкта узачак! Һәм «ШАЯН ТВ» яшь дуслары өчен искиткеч программа әзерләде.
10:00 – 14:00гә кадәр «ШАЯН ТВ» мәйданчыгында:
• Кызыклы уеннар;
• Үзенчәлекле остаханәләр;
• Музыкаль флешмоб;
• Яраткан геройлар белән очрашу;
• Һәм Фотосессия!
Ә 12:00 дә музыка сөючеләрен ШАЯН ТВ сәхнә янында көтеп кала! Биредә «Сәйлән» фестивале йолдызлары үзләренең иң матур җырларын тәкъдим итәчәк!

Күрми калма! Иң актив, позитив һәм җитезләргә «ШАЯН ТВ» бүләкләр әзерләде! ОЧРАШКАНГА КАДӘР!

 

Бәйле