Балага дигән акчаны кайчан бирә башлаулары мәгълүм

-- Лейла

Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә 10 ар мең сум акча вәгъдә итте. Әлеге түләүләр 16 августтан бирелә башлаячак, дип яза «Известия» РФ хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Антон Котяковка сылтама белән. 

Түләүләр алу өчен гаризалар 15 июльдән кабул ителә башлый. Пособиене гаиләдәге һәр балага бирәчәкләр.
Билгеле булганча, Владимир Путин юллама вакытында түләүләр мәктәп яшендәге балаларга биреләчәк, дигән иде. Әмма соңрак 6 яше тулган балаларга да 10 мең бирергә карар кылынды.

Чыганак: Бизнес-Онлайн
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий