Коронавирустан тагын бер саклану ысулын атадылар

-- Лейла

Битлекләрдән һәм вакцинациядән башка гына коронавирустан сакланырга була, дип белдерде биология фәннәре докторы, Новосибирск дәүләт университетының бионанотехнология, микробиология һәм вирусология лабораториясе мөдире, РФА әгъза-корреспонденты Сергей Нетесов.

«Бу технология күптән билгеле — фильтрлар белән скафандр. Ләкин сез эшлисез икән, балагыз бакчага йөри икән бу ысул файдасыз. Балалар, сүз уңаенда, инфекция таратучылар, чөнки алар балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә респираторсыз йөриләр«, — диде белгеч.

Нетесов инфекциягә каршы көрәшнең бердәнбер ысулы — тиз вакцинация һәм җәмәгать урыннарында битлекләрне кию, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, вакцинация белән бәйле курку психологик хата булып тора.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле