Укырга кергәндә, аттестат кирәкми?

-- Лейла

Абитуриентларга «Югары уку йортына онлайн керү» сервисы аша Россия вузларына кабул итү турында гариза тапшырган вакытта белем алу турында документларын яки аларның күчермәләрен күрсәтмәскә рөхсәт ителә.

«Күрсәтелгән документ турындагы мәгълүмат «Белем алу һәм (яки) квалификация турындагы документлар хакында мәгълүматлар федераль реестры» системасында булган белешмәләр белән расланачак», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Абитуриент югары уку йортының кабул итү комиссиясенә укуга кабул итү турында гариза гына җибәрергә хокуклы. «Шул рәвешле, онлайн-форматта белем алу өчен документлар кабул итүдә мөмкин булган кадәр уңайлы шартлар тәкъдим ителә, нәтиҗәдә абитуриент администрация белән шәхси элемтәгә кермәячәк», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Чыганак: "Татар-информ"

Бәйле