Ялларга һава торышы

-- Лейла

Шимбә, 24 июльдә кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Ә һава температурасы төнлә +10, +15 градуска кадәр, көндез +19, +24 градуска кадәр төшәчәк.

Якшәмбе һәм дүшәмбе, 25 һәм 26 июльдә Татарстанда һава торышын салкын антициклон билгеләячәк. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә 8-13 градус кына җылы булачак, көндез — +19.+24 градус. Уртача һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 3-4 градуска түбәнрәк булачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 27 июльдә, республикада һава температурасы акрынлап күтәрелә башлаячак. Төнлә салкынчарак — +10 до +15 градус, ә көндез һава температурасы 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Чыганак: "Татар-информ"

 

Бәйле