Юкә чәчәге чәе күп төрле авырулардан саклый

-- Лейла

Белгечләр юкә чәен иң файдалы эчемлекләрдән берсе дип саный. Чөнки ул бик күп витаминнар һәм минераллардан тора.

Юкә чәен әзерләү өчен агачның яфракларын түгел, ә чәчәкләрен генә кулланырга кирәк. Нәкъ менә чәчәкләрендә антиоксидантлар, флавоноид, кумарин кебек организм өчен үтә файдалы матдәләр, витаминнар, минераллар күп.

Күңел төшенкелеген бетерә

Юкә чәен пешергәндә, күңел тынгысызлыгын киметә торган эфир майлары бүленеп чыга. Шулай итеп, тынычландыру үзенчәлеге организмдагы стресс гормоннары микъдарын киметә. Бик күп тикшеренүләр нәҗтиҗәләреннән күренгәнчә, ул йөрәккә төшкән нагрузканы киметә, матдәләр алышын яхшырта һәм хәтта депрессиягә каршы көрәшүгә ярдәм итә.

Иммунитетны ныгыта

Юкә чәендәге файдалы матдәләр бөтен организмның ялкынсынуына каршы көрәшә. Белгечләр аны мускуллар һәм буыннар авыртканда, шулай ук кан тамырлары, сулыш юллары ялкынсынганда эчәргә киңәш итә.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, эчемлек, тирләтеп, тән температурасын көйли һәм тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә. Юкә чәчәкләрендәге сихәтле матдәләр сулыш юлларын тынычландыра, какырыкны чыгара, салкын тию, грипп ише чирләрне бетерә.

Ашказаны-эчәкләр өчен иң шәп дару

Галимнәр ачыклаганча, юкә чәе ашказаны-эчәкләрдәге җәрәхәтне төзәтергә, ялкынсынудан, эч күбүдән котылырга ярдәм итә.

Йөрәк-кан тамырларына сихәт

Юкә чәендәге антиоксидантлар кан басымын көйли, кан оешуны булдырмый (тромблардан һәм атеросклероздан саклый). Шулай итеп, канны сыеклату үзенчәлеге йөрәк өянәге, инсульт яки ишемия кебек куркыныч чирләрне профилактикалауда да әйбәт чара булып тора.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле