Июль ахырында татлы борыч һәм помидор уңышын ничек арттырырга?

-- Лейла

Борыч үсентеләрен йод эремәсе белән “сыйларга” мөмкин. Болай эшләгәндә, куактагы борычлар эреләнәчәк, ишәячәк (15 процентка). Йод куакның үсешенә дә уңай йогынты ясый.

Моның өчен 10 литр суга 3 тамчы йод тамызып, болгатырга һәм һәрбер куак төбенә берәр литр чамасы эремә сибеп чыгарга кирәк.
Авырулардан саклау өчен, эремәне үсемлеккә бөркергә дә мөмкин. Бу очракта эремәне 1 литр суга 2 тамчы йод исәбеннән ясыйлар. Үсентеләрне 10-15 көнгә бер тапкыр шул рәвешле эшкәртү әйбәт.
Йод помидорны да фитофторадан һәм ончыл чык гөмбәчекләреннән саклауда ярдәмгә килә. Моның өчен 10 литрлы 1 чиләк суга 1 литр эремчек суы, 40 тамчы 5 процентлы йод төнәтмәсе һәм 1 аш кашыгы водород перекисе салып, эремә ясарга кирәк. Яхшылап болгатканнан соң, эремәне куакка бөркергә.
Помидор үсентеләрен фитофторадан коткару өчен көл, йод һәм бор кислотасы төнәтмәсен дә кулланырга мөмкин. Моның өчен 8 литр кайнар суга ике куш уч көл (иләп) салып, болгатырга һәм суытырга кирәк. Шуннан соң 1 шешә йод, 10 грамм бор кислотасы өстәп, болгатырга. Эремәне 12 сәгать тотарга. Ләкин үзен генә кулланырга ярамый. Үсемлекләргә сибәр алдыннан, 1 чиләк суга 1 литр төнәтмә исәбеннән катнашма ясарга.
Куакларны фитофторадан дәвалаганда, авыру яфраклары һәм помидорларыннан арындырырга кирәк. Эремәне фәкать “чиста” үсентеләргә генә бөркергә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле