Пособиеләр бирү вакыты үзгәрде!

-- Лейла

РФ президенты Владимир Путин мәктәп укучыларына тиешле 10 мең сум акча түләүне вакытыннан алда бирә башларга кушты, ягьни, акчалар дүшәмбедән, 2 августта ук күчерелә башлаячак.

Путин «кешеләр ашыкмыйча гына, 1 сентябрьдән балалар мәктәпкә бүгенге таләпләргә туры китереп җыена алсын өчен» бу түләүне вакытыннан алда күчерергә йөкләде.

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдергәнчә, Россия Пенсия фонды (ПФР) түләүләрне дүшәмбедән үк башларга әзер- «Система әзер, акчалар җиткерелгән, дүшәмбе көнне 17 миллион балага акча күчерәчәкбез».

Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий