- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
30 июльдә төнлә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр җил белән яшенле яңгыр көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Җомга көнне республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә 12-17 градус булачак, көндез һава 24-29 градуска кадәр җылыначак.
Июльнең соңгы көнендә кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар ихтималы сакланачак. Шимбә көнне 15-20 градус җылы булыр дип көтелә, ә көндез температура 26-31 градуска җитәчәк.
Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН