Коточкыч фаҗига: Әти-әнисе янына кайтканда һәлак була

-- Лейла

Татарстан буенча РФ Тикшерү органнары республиканың Баулы районында парапланерчы үлү факты буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәл 2021 елның 28 июлендә иртән Татар Томбарлысы авылы янындагы кырда була. Ямал-Ненец автоном округында яшәүче 46 яшьлек ир-ат һәлак булган. 50 метрлы биеклектән егылу нәтиҗәсендә ул тормыш белән тәңгәл килмәгән җәрәхәтләр ала һәм берничә сәгатьтән соң хастаханәдә җан бирә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир Татарстанга әти-әнисе янына килгән һәм алар янына парапланда туп-туры ишегалдына төшергә теләгән. Ул идарәне югалта һәм парашютта төшәргә карар кыла, әмма тегесе ачылмый.

Хәзер бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Чыганак : Реальное время

Бәйле