«Җәзасыз калырга тиеш түгел»: Фирдүс Тямаев Элвин Грейны судка биргән

-- Лейла

Фирдүс Тямаев Элвинга Грейны “яла ягу” маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итә. 

Ике арадагы киеренке вәзгыять агымдагы елның март аенда башланды. Билгеле булганча, 22 март көнне Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы Кыргыз-Миякә авылында билгеләнгән концерты өзелә. Сәбәбен мәдәният йортында ут булмау белән аңлаталар. Тик моңа да карамастан, Фирдүс җыелган халык алдында аппаратурасыз гына берничә җыр башкарып китә.

Әлеге хәлне Фирдүс социаль челтәрдә сөйләде һәм өзелгән концерт аркасында судка мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Элвин Грей күрше республиканы яклап, инстаграмда Фирдүскә каршы чыга. Ул Тямаевка “баш миен эшләтергә” киңәш итә, Татарстан белән Башкортстан халыкларын маңгайга-маңгай бәрештерүдә гаепли. Алай гына түгел, Элвин Грей Фирдүснең концертны килешүсез генә оештыру өчен район мәдәният йорты җитәкчесенә акча төртүен әйтә. Бу гаепләү Тямаевны җинаять эшен кузгатырга мәҗбүр итә дә инде.

Башта Фирдүс Тямаев полициягә гариза яза. Әмма анда эшне алга таба җибәрүдән баш тарталар. Шуннан соң җырчының адвокаты Рөстәм Гобәйдуллин судка шикаять белдерә. Аның фикеренчә, Башкортстан киңәшчесенең бу гамәле җәзасыз калырга тиеш түгел. Прокуратура исә полициянең җинаять эшен кузгатудан баш тартуын законсыз дип таба һәм әлеге эшне янә тикшерүгә юллый.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле