Аяксыз-кулсыз Вероника — «Великие люди России» премиясенә лаек була [видео]

-- Лейла

Вероника Лазарева — чыгышы белән Чаллы кызы, аның тумыштан аяк-куллары юк.

Мөмкинлеге чикле булуга карамастан, Вероника тормышның авырлыклары каршында сынмаган, сыгылмаган, киресенчә, зур үрләргә ирешкән.

Тырыш кыз матур итеп рәсемнәр ясый, җырлый, көйләр яза. Вероника — мөмкинлекләре чикле булган хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗесе-2016” республика матурлык конкурсының җиңүчесе.

Дуслары белән иҗат төркеме оештырып, «НеПоПолам» музыкаль проектында катнашкан.

Быел ул — «Великие люди России» премиясенә лаек булган.  Верониканың @veronika.lazareva мөкин түгел, искиткеч талантлы кыз. Киләчәк тә дә аңар яңа иҗади уңышлар телибез.

Бәйле