Татарстанның халык артисты вафат…

-- Лейла

Җитди авырудан соң Уфада Татарстан АССР халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Наил Сәрвәров вафат булды. Аңа 75 яшь иде.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Наил Сәрвәров 20 елдан артык Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюе академия ансамблендә классик бию буенча педагог-репетитор булып эшләгән.Реклама

Ул Башкортстанның хореография сәнгате үсешенә зур өлеш керткән. Башкорт хореография училищесында эшләгән, ә соңгы елларда Акмулла исемендәге Башкортстан педагогика университетында хезмәт куйган.

Наил Сәрвәров 1946 елның 10 ноябрендә Татарстанның Соболевка авылында туган. Хореография училищесын тәмамлагач, Муса Җәлил исемендәге Казан опера һәм балет театрында эшләгән.

Чыганак: Татар-Информ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий