Сыерга да прививка кирәк

-- Лейла

Мал табибының төп бурычы – терлекләрне авырудан саклап калу. Кайсы гына ветеринар белән аралашсак та, иң элек әнә шул фикерне әйтәләр. Шул максатлардан, мал табиблары елга ике тапкыр эре һәм шәхси хуҗалыкларга чыгып, терлекләрдән кан ала, авырулар булу-булмауны тикшерә һәм вакциналар ясый.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, мондый чаралар 1 августта башланып китте. Аерым алганда, көзге эпизоотиягә каршы чаралар кысасында яшь терлекләргә түләмә һәм нодуляр дерматитка каршы вакцина ясыйлар, мөгезле эре терлеккә туберкулинизация үткәрәләр, бруцеллезга һәм лейкозга тикшерү өчен кан алалар, шәхси хуҗалыкларда этләргә һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы вакцина ясыйлар. Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Айдар Габдрахманов карамагында берничә авыл бар. Аның сүзләренчә, бу чор ветеринарлар өчен бик мәшәкатьле. Шәхси хуҗалыклардагы терлекләрдән кан алганнар, шул ук көнне туберкулез булу-булмауга тикшергәннәр, аннан соң себер түләмәсенә каршы вакцина ясыйлар. Бу чаралар өчен халык язын елына бер башка 600 сум акча түли.

– Лейкоз чыккан сыерларны юкка чыгарып, алар урынына сау-сәламәт мал бирелә. Шул рәвешле безнең участокта маллар лейкоздан чистарынып килә. Шуннан соң котыру авыруына каршы прививка ясыйбыз. Анысын да барлык хуҗалыкларда эшлибез, чөнки көзгә таба бу авыру аеруча нык баш калкыта. Котыру авыруына бармак аша гына карарга кирәкми, ул теләсә кайсы вакытта килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә хуҗалыгында эт һәм песи, башка эре хайван тотучылар игътибарлы булсын һәм бу прививканы ясаттырсын иде, – ди мал табибы.

Айдар Габдрахманов әйтүенчә, корылык, терлек тоткан өчен субсидия алудагы үзгәрешләр дә халык өчен яхшыга булмаган. Документлары җитмәү яки башка төрле каршылыклар аркасында, мал асраган кешеләр арасында акчадан кору калучылар булган.

– Субсидия алгач, халыкның күңеле була, шушы мәшәкатьләрне каплый иде. Быел субсидия алуда авырлыклар шактый булды, – ди Айдар Габдрахманов. – Корылык та халык кәефендә үзен сиздерә. Икмәкләр кыйммәт. Инде авылда малларын киметүчеләр бар. Дүрт сыер тотучылар берсен бетерә, бозауларын саталар. Терлекләр дә, ит тә кыйммәтләнде. Моңа кадәр бездә итнең килограммын 360 сумнан саталар иде. Яңа ел тирәләренә 400–450 сумга күтәрергә уйлыйлар. Хәзер бездә сөт җыю юк. Сыер тотучылар сөтләрен күрше-тирәгә, шәһәргә алып барып сата. Алар да сөтнең бер литрын 5 сумга арттырдылар. Халык кыйммәтсенә, әлбәттә. Тик башка юл да юк. Мал тотучыларга да җиңел түгел. Барысын да сатып алырга туры килә.

Арча районының тәҗрибәле белгече, Татарстанның атказанган мал табибы Мөхәммәт Шәрәфиев участогына 16 авыл керә. Барлык хуҗалыкларда йөреп чыккан кешегә эше җитәрлек.

– Әле без эре хуҗалыкларда йөрдек. Киләсе атнада, көннәр яхшы торса, шәхси секторга кереп китәргә исәплибез, – диде Мөхәммәт Шәрәфиев. – Бу – безнең өчен мөһим булган профилактик эшләр. Йогышлы авыруларны булдырмый калу өчен тырышабыз. Халык аңлап кабул итә үзе. Тик арада каршы килүчеләр дә бар. Кешеләр коронавируска каршы прививканы кадатмый да, авыру эләктергәч, соң була. Сыерлар белән дә шулай ук.

Шуңа күрә, тәҗрибәле мал табибы әйтүенчә, ел саен профилактика чараларын уздырган очракта, авырулар чыкмый диярлек.

– 90 нчы елларда каян туры килә, шуннан терлек алып кайткач, лейкоз авыруы арткан иде. Хәзер минем участокта юк бит әлеге авыру. Чистардык. Аннан күпкә яманрак авырулар бар. Себер түләмәсе, мәсәлән. Бик тиз тарала торган куркыныч авыру. Бер эләксә, бөтен авылыңны, районыңдагы малны юк итәргә сәләтле ул түләмә. Хәтта кешегә дә йога. Ел саен дезинфекция ясау нәтиҗәсендә безнең якларда чыкканы юк, – ди Мөхәммәт Шәрәфиев.

Мал табибы әйтүенчә, быелгы эссе җәй терлекләр өчен дә авырга туры килгән.

– Иң еш очрый торган авыру – мастит. Көннәр эссе торгач, сыерлар, сулыкларга кереп, җиленнәренә суык тидерә. Дөрес, маститның төрле стадияләре бар. Сыерны дәвалау өчен зур тырышлык куярга кирәк. Быел терлекләр арасында агулану очраклары да бик күп. Шулай ук бозауларның эчләре китеп интегә. Кешеләргә тагын бер кат киңәш итеп әйтәсем килә: терлекләрне белмәгән кешедән алмагыз. Читтән кайтарылган хайван белән теләсә нинди авыру ияреп кайтырга мөмкин, – дип сөйләде ул.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле