Арча районында зираттан тимер чардуган урлап сатырга ничек курыкмыйлар [видео]

-- Лейла

Журналист Илфат Фәйзрахманов Арча районы Тубән Оры авылы зиратындагы вандаллык турында ачынып сөйли.

Акча сала торган тартманы берничә тапкыр җимерделәр, акчасын алдылар. Гөнаһ— хәзер бит инде ул куркыныч әйбер түгел. Кеше шакшыланды.

Һәм кичә икенче күңелне рәнҗетә торган бер әйбергә тап булдык. Биредә менә иске чардуганнарны алып чыгып куя торган идек, минем әти-әниемнәрнең дә иске чардуганнары монда иде. Алар күп иде, борынгы калын металлар, бер генә кеше күтәрә алмый, икешәр кеше тотарга кирәк иде. Менә шушыны 3-4 көн элек җыеп алып чыгып киткәннәр. 1-2 кеше күргән бугай, ләкин тикшермәгәннәр, игътибар итмәгәннәр инде. Кичә кабер казучылар сөйләп торды кимендә 20 мең сумлык, аны тапшырган булсалар, зиратка файда була иде. Чөнки бөтен чыгымнар халык җилкәсендә.

Мин түзмәдем, участок инспекторларын эзләдем, таба алмадым. 02 шалтыратырга мәҗбүр булдым. Кич белән сәгать унда Арчадан экипаж килеп җитте. Төнге унберенче яртыда зиратта фотоаппаратлар белән төшереп йөрделәр.

Сак булыйк, аң булыйк, бер-беребезне саклыйк, яклыйк, игътибарлы булыйк,- дип сөйли «Безнең гәҗит» баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахманов.

Бәйле