Башкортстан татарларының «Рәйхан» клубында очрашу

-- Лейла

Зиннәтле вә сокландыргыч очрашу-«Рәйхан»да Олы күңелле, гаять искиткеч эчкерсез саф затлар була. Аларның иң асыл сыйфаты-безнең җиһаныбызга карата олуг мәхәббәт. Мондый затлылыкның чыганагы тормышны үз итүдә, яшәешнең, иң әүвәл язмышның, гомернең иң матур якларын күрә белүдә, йөрәк балкышында. Мондый шәхесләрнең күңел кыллары да нәзберегрәк, ныграк тартылучан. Гадәттә, андый иҗат әһелләре, журналистика йолдызлары табигатьтән, тирә-як биргән гүзәллекләрдән тирән ләззәт алып кына калмыйлар, үзләре дә хәйран хозурлык тудыралар. 


Башкортстан татарларының «Рәйхан» клубы әгъзаларе дә кунаклары һәрчак әнә шундый ләззәтләнеп, рәхәтләнеп матурлык дәръябезгә бүләк итүче булулары билгеле ки. Якын көннәрдә башкалабыз Уфаның «Ихлас» мәчетенең конференц-залында шөһрәтле милләтәшебез, талантлары күпкырлы һәм сокландыргыч Фәридә Кәнзел кызы Нәҗмиева белән очрашу узды. Фәридә ханым Санкт-Петербургта яши, француз теленнән тәрҗемәче, журналист. «Кызу» типография станогыннан төшкән «Пророк (с.г.в.) великий человек всегда и сегодня» дигән өр-яңа китабы белән таныштырды. Җыентыкта танылган дөньякүләм шәхесләрнең Мөхәммәд (с.г.в.) турында әйткән фикерләре, әсәрләреннән өзекләр тупланган һәм рус теленә тәрҗемәләрне китерә Фәридә ханым. Зәвыклы басма ислам дине һәм пәйгамбәребез белән кызыксынучыларга, шәкертләргә, укытучыларга тәгаенләнгән. Китапның тышкы бизәлешенең сере дә үзенчәлекле. Әллә ни төсмер дә түгел, әмма күз явын шунда ук җәлеп итә. Гадилектә-күркәмлелек! Нәкъ шушы очрак. Ямьле генә, бик назлы төстәге вак кына чәчәкләр куйган рәссамы. 
Очрашу кичәсе барышында Бөтендөнья татар конгрессының БР вәкиллеге, «Ихлас» мәчетенең һәм мәҗлесе исеменнән сәламләде имам-хатыйб Алфред хәзрәт Дәүләтшин, «Нур» театры вәкиле Гөлшат Сафина сәламләде.
Әлеге бай эчтәлекле, искиткеч матур чараны оештыручы клуб җитәкчесе, күренекле язучы, абруйлы тележурналист Халисә Мәсгүт кызы Мөхәммәдиева башлангычы булды һәм исә хупланыш, теләктәшлек тапты. Халисә ханымны күптән түгел үткән юбилее белән котлап, истәлекле бүләк һәм гөлләмә тапшырылса, ә ерак араларны якын итеп кайткан данлы кунакка «Татар дөньясы» энциклопедиясы, һ.б. нәфис әдәбият бирелде.
Чыгышлар байтак булды, төрле фикерләр яңгырады, кызыклы сораулар бирелде. Китапны татарча чыгару буенча да теләк белдертелде. Аллаһ боерса, туган телдәгесе дә тиздән кадерле укучыларга барып ирешер.
Очрашуның мәгънәви әһәмияте гарчә олуг. Зиннәтле фәһем алу булды гомумән җыелышу максатыбыз һәм моңы без таптык. Ахырда гадәттәгечә чәй табыны оештырылды. Барлык катнашучылар кәеф, күңел күтәренкелегендә, рәхәт тәэсиротләр белән таралышты.


Юлай НИЗАЕВ, «Агыйдел» татар яшьләре оешмасы рәисе. «Рәйхан» клубы әгъзасы.

Бәйле