Ләйсән, Айгөл белән бәхетле авыл бар [фотолар]

-- Лейла

Һәр җирлектә олы ихтирамга, чиксез хөрмәткә казанган булдыклы ханымнар бар. Алар бар яклап та үрнәклеләр, өлгелек мисалларына тиңдәшләр.

Башкортстанның бәрәкәтле Кушнарен районының Иске Камышлы авылы биләмәсенең мәдәният йорты мөдире, мәдәни оештыручысы Ләйсән Нуриәхмәтова да нәкъ шундыйлардан. Ул бик оста, талантлы оештыручы, күркәм һәм гүзәл кул эшләре чигүче, тегүче, бәйләүче ханым. Ләйсән Ильяс кызының изге хезмәтләренә, барлык назын биреп ясаган әйберләренә, иҗади җимешләренә сокланмыйча булмый. Алъяпкычын да, күлмәген дә, калфагын да үзе чигеп-тегеп кия бу ханым. Барча кешегә зәвыклылык бүләк итә. Бисердан сугарылган сувенирлары исә-күз явын ала, алар искиткеч. Биредә ул төбәк татар хатын-кызларын берләштерүче «Ак калфак» берлегенең иң мәртәбәле әгъзасы дә. Ә үзе тырыш хезмәт куйган мәдәният учагында әллә ничәмә төр мавыгулар буенча түгәрәкләр оештырган, аларга кечесе дә, олысы да агыла. Гомумән, Ләйсән ханым данлы Башкортстан якларының иң абруйлы шәхесләреннән исәпләнә. Тормыш иптәше белән ике ул, ике кыз үстереп олы тормыш юлына чыгарганнар, тиешле тәрбия биреп, аларны да тирән зиһенле, акыллы һәм инсаф калебле булуларын теләп торалар. Әлегесе көнне инде Данис ага белән нәнәй-картәти булу бәхетләренә ирешеп игелекле гомер йомгагын сүтәләр.
Килен кайнана каныннан диләр. Һәм бу әйтем хак та. Китапханәче һөнәре-ь җир йөзендәге иң нурлы һөнәрләрнең берсе дип, иң электән үк санала. Һичкемгә дә сер түгел, бүгенге дәвердә гаджетлар дәрьясе балалар тормышында зур урын ала. Китапның да әһәмияте сүлпәнәя. Ә китапханәченең төп бурыч-максаты укучыларны китапханәгә чакырып та, мәҗбүриләп тә түгел, ә укучы үзе кызыксынып килерлек итеп, төрле чаралар уйлап үткәрә белү. Үз эшеңнең фанаты, остасы булу кирәк. Иске Камышлы авылының модельле китапханәсенең «Бәйләнеш»тәге төркемен кереп карасак, андагы китапханәче Айгөл Нуриәхмәтова яшь буын өчен нинди генә кызыклы чаралар оештырмый! Сәләтле оештыручы, нәфис сүз остасы һәрчак әзләнүдә. Кайнанасы Ләйсән хымнан үрнәк алып, яраткан эшен җиренә җиткереп башкара. Гөрләтә авыл бала-чагасын, өлкән буын да читтә калмый. Аларны Айгөл Азат кызы яңа нәфис әдәбият китап-иллюстратив басмалары, вакытлы матбугат белән таныштырып тора. Һәрвакыт ватанпәрвәрлек, сәламәт яшәү рәвешен, халкыбызның, милләтебезнең чагу мирасын пропагандалаган, популярлаштырган чаралар, әдәби сәгатьләр, төрле форматта чаралар үтә биредә. Бүгенге көн, әлбәттә үз таләпләрен, үз кануннарын куя. Тормыш юлдашына сөекле хатын, балаларына үрнәкле әни, уңган хуҗабикә булуы да якташларына мисал.
Эш сөючән, талантлы Нуриәхмәтовлар гаиләсе белән миңа интернет киңлекләрендә танышырга туры килгән иде. Заман көдрәте, Ходай рәхмәте социаль челтәрләр! Соңыннан исә Кушнарен җирлегенең «Виноградная лоза» бренд бәйрәме кысаларында күрешергә насыйп булды.
Агач җимеше белән, адәм баласы хезмәте белән матур, диләр. Әйе, абруй-казанышлар да юктан гына барлыкка килми, калкып чыкмый. Аларга тир түгеп, көч куеп ирешергә, сабыр да итә белергә кирәк. Ул кеше гомерен бизәүче дә, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган күрсәткеч тә.
Юлай НИЗАЕВ.

Бәйле