Азат Фазлыев: «Әти сөенгәнен күреп, үзем тагы да ныграк сөенәм!» [видео]

-- Лейла

Җырчы әтисе белән Сочида ял итеп кайттылар. Азат беренче тапкыр әтисен диңгезгә алып килгән.

— Хәтерлим: беренче тапкыр зур сәхнәдә — район үзәгендә баянга җырлап кайткач, миңа 1000 сум акча түләгәннәр иде. Ул вакыт өчен ул акча бик зур иде. Кайткач, ул акчаны әти-әнигә бирдем дә һәм шунда: «Үскәч, артист булгач, яхшы эшләргә урнашкач, мин сезгә бассейнлы коттедж алып бирәчәкмен. Бик рәхәт яшичәксез. Моредан морега гына йөричәксез», — дип әйткән идем.
Тик, кызганыч, әни исән чагында мондый мөмкинлек булмады
Әти белән тиз арада билетлар алып, диңгезгә киттек. Шатлыгым белән уртаклашам. Бер көн ял итми, көн дә эштә булган авыл кешесе өчен мондагы ял оҗмахка тиң. Әти сөенгәнен күреп, үзем тагы да ныграк сөенәм.
Ни өчен Сочига килдек? Олы кешегә ерак юл авыр булыр дидем. Әмма, бар да яхшы, самолетта да үзен әйбәт хис итте. Шуңа күрә, киләчәктә бәлки чит илгә дә барырга насыйп булыр.
Алсуның әнисен дә ялга җибәрәсебез килә. Ул әле самолетка утырырга курка, эшне санаторийдан башларга булдык. Безнең максат — алар тормышларында күрмәгәннәрен күрсәтү, калган гомерләрен озынайту, — ди Азат Фазлыев.

Бәйле