Чаллы-Түбән Кама трассасында коточкыч авария [видео] [фотолар]

-- Лейла

Социаль челтәрләрдә килеп бәрелгән КАМАЗ машинасы йөртүче исән түгелдер дигән фикерләр әйтәләр.

10 сентябрьдә социаль челтәрләрдә Чаллы-Түбән Кама трассасы буйлап әкрен генә ике КАМАЗ машинасы барганлыгын урнаштырдылар. Видеодан күренгәнчә, шул КАМАЗларга арттан килгән тагын бер КАМАЗ машинасы килеп бәрелә. Ул авыр йөк төягән булган. Бәрелгән машина эченнән бер ир-ат чыга, аның шок халәтендә булганы күренеп тора.

Юл-транспорт һәлакәте тиешле хезмәтләр тарафыннан тикшерелә.

Видео Тукай районы ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Бәйле