«Мин – татар баласы» бәйгесенә гариза җибәрер өчен берничә көн калды!

-- Лейла

2021 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Мин – татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе игълан итә!

Рәсем һәм эшләнмәләр 2021 елның 15 сентябренә кадәр рәсем яки кул эшеңне сыйфатлы фотога төшереп, [email protected] / [email protected] электрон адресына җибәр! Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә! Бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр һәм кул эшләре, эшләнмәләр кабул ителә.

Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк, һәр номинациядә ике яшь категориясе каралган. Номинацияләр: «Иң яхшы рәсем» (7-10 яшьлекләр); «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан,башка материаллардан эшләнгән әйберләр» (11-15 яшьлекләр); Катнаш!

Бәйле