Блогер Рәмис «МТС»ны да уздыра, үзе яңа «Авылище» дигән бушлай тариф тәкъдим итә [мәзәк видео]

-- Лейла

Хәзер күпләребез авылда. Кемдер бәрәңге, чөгендер ала, кабакларны коры урыннарга ташый, көзге уңышын җыештырып кую ягын карый.   @dnevnik_tatarina да бу уңайдан өр-яңа, кеше кызыгырлык тариф тәкъдим итә.

Шаян блогер Рәмис Гыйльметдинов үзенең блогын бик кызык алып бара, яңа вайннар төшерә. Әйтик, авыл турында МТС операторы кебек мәзәк тариф уйлап тапкан, аны «Авылище» дип атаган.

– Авылда телефон тотмый икән, димәк, сездә шул авыл тарифы. «Авылище» – ул сәнәк белән бәрәңге алышу. Аңа бонус буларак чөгендер алышу абсолютно бесплатно бара. Интернет авылда юк, аңа карамастан күп нәрсә бушка: таң белән сыерларны көтүгә озату, ишегалдын себерү, утын әзерләү, кабакларны келәткә ташу, малларга су эчертү дә бушка бара. Әле бит түләүле хезмәт тә бар. Анысы инде ял итү, – дип уенын-чынын кушып аңлата Рәмис.

Бәйле