Чаллының «ашыгыч ярдәм» күрсәтү фельдшерлары бер пенсионерны «теге дөньядан» кире кайтаралар [фото]

-- Лейла

71 яшьлек хатын эч авыртуыннан зарланган. Ашыгыч ярдәм бригадасын төн уртасында чакырган. Ханымның эче генә авыртмаган, ул хәлсезлектән, күңел болганудан һәм йөрәкнең еш тибүеннән интеккән.

Чакыруга килгән фельдшерлар Вячеслав Степанов һәм Элина Хәмитова миокард инфарктының сирәк очрый торган формасын ачыклыйлар. Бу очракта авырту күкрәктә түгел, ә корсак астында була һәм аны тиз арада дәваларга карар кылына.

Пенсионерны хастаханәгә алып китмәкче булалар, ләкин бу вакытта пенсионер аңын югалта һәм сулыш алмый башлый. Табиблар йөрәкне «эшләтеп җибәрү» өчен барысын да эшлиләр! Аларга нибары 5 минут вакыт кирәк була!

Фельдшерлар йөрәкне эшләтеп җибәрәләр һәм хәтта пациентның баш миенә зарар килмәсен дип, аны да саклап калалар. Реанимация гамәлләреннән соң әбине хастаханәгә китерәләр.

Бәйле