Башкортстан «Нур»ында «Мәдәни шимбә» гөрләде [фотолар]

-- Лейла

Биредәге «Көзге моңнар» тамашасына «Рәйхан» клубы вәкилләре дә катнаштылар.

Мәдәни сулыш, сәнгать дәрьясының, әдәбият, музыка әсәрләренең киләчәге күпләрне борчый. Әмма әлеге төшенчәләр үзебезнең карамакта. Тамашачы булганда гына тамаша да бар, алар икесе дә тыгыз бәйләнештә һәм аерылгысыз! Хикмәт, әдәби-мәдәни чараларда, нәфис кичәләрдә, спектакль-тамашаларга еш йөргән, үз иткән кешенең күзаллавы, тел байлыгы, галәмгә карашы да киң һәм тулы була.
11 сентябрь көнне без дә бер төркем фикердәшләр, шул исәптән «Рәйхан» клубы, «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмә әгъзалары Уфаның «Нур» театрының «Көзге моңнар» концерт программасында булып кайттык. Театральләштерелгән зур һәм күркәм концерт тамаша һичбер кечкенә спектакльдән ким булмады. «Нур»ның, Башкортстанның йөзек кашлары чыгышлары дәррәү алкышларга лаек булды. «Мәдәни шимбә» чарасы гүзәл җырлар, нәфис шигъри юллар белән үрелеп барды.
Гомумән, Россия буенча игълан ителгән «Мәдәни шимбә» проектлар комплексы бик эчтәлекле үтте, күпләргә матур, күтәренке кәеф бүләк итте.
Юлай Низаев.

Бәйле