Таракан алып килә күрмә!

-- Лейла

Бер ир белән танышкан идек. Телефон аша аралашып тордык-тордык та, бу мине үзенә чакыра башлады. Нурлаттан Ильяс исемле кеше иде ул, әллә исемен дә алдашкан, белмим. Кил дә кил, ди.

Җыенып юлга чыгып киттем беркөнне. Барып кергәч, бу ир мине каршы алды да, башта сумкаларны тиз генә актарып бәрде. “Таракан алып килмәдең микән дип тикшерәм”, – ди. Мунча ягыйммы, ди. Як мәйтәм. Шуннан мунчасына кереп киттем, яхшылап, эсселәр салып мунча керергә тотындым. Анда да иркенләп керергә ирек бирмәде, кычкыра, чык та чык, ди.

Чыккан идем, әйберләреңне җыеп куй, иртән биштәге автобус белән китәсең, ди. Иртәгә монда минем хатын килә, өйне бүлешәсебез бар ди. Шаккаттым!
Әллә кайлардан танышырга дип киләсең кешегә, ә ул шулай кыланды, бик аптырадым.

71 яшьтә акыл юктыр инде ул, нишләтәсең. “Син монда килгән 251нче кеше”, – ди, миңа әйтә. Миндә дә юктыр инде ул акыл, шулай юлга чыгып киткәч. Югыйсә, бу адәм телефоннан бик матур сөйләшкән иде.
Әле килгәч тә, әйбәт кенә итеп өйләрен күрсәтеп йөргән иде. Хәзер уйлыйм, ярар инде, исән-сау йөреп кайттым, дип шатланам. Башка хатыннар да белеп торсыннар иде, тәбәнәк кенә буйлы ир ул, шулай кылана. Мин дә әллә кайларга барырга дип аралашмаган идем аның белән. Телефоннан бик матур сөйләшкәч кенә барып карарга уйладым, ятып калганчы атып кал, имеш. Егерме ел ялгыз яшәп арыдым шул.

Уфа.
https://vk.com/beznen_avil

Бәйле