Чаллыда яшелчә, җиләк-җимеш нинди бәядә? [видео]

-- Лейла

Хәзер базарда ыгы-зыгы вакыты. Әбиләр, өлкән яшьтәге ханымнар бакча нигъмәтләре белән сату итәләр. Бәяләр ничегрәк соң? Шул хакта Чаллының Автозавод базарыннан белештек.

Базарда нәрсә генә юк: кәбестә, кабак, кыяр, помидор, петрушка, кабак, ачы һәм тәмле борыч, укроп, хәтта җиләк, кара җиләккә кадәр бар. Чаллы халкы күпләп виноград сатучылар янында җыелган. Виноградның яшел, кызыл, кара төрлесенең килограммын 100 сумнан тәкъдим итәләр иде. Помидор — 100-200 сум, кыяр — 70-80, борыч — 200, 5 литрлы чиләк белән гөлҗимеш — 300-400, майонез чиләге белән бөрлегән — 180, слива — 100-200, кара миләш — 50, кара җиләк — 250, кура җиләге — 80-150, бакча җиләгенең бәясе савытына карап, 100-200 сум йөри.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий