Даун синдромлы блогер Булат Нигъмәтуллин @bulat_x_live Инстаграм битен бик актив алып бара. Бу көннәрдә ул үзенең олы шатлыгы – мәктәптә укый башлавы белән уртаклашты.
– Мин мәктәптә! Директор исеме шулай ук Булат, мине бик яхшы каршы алды. Укытучылар, тәрбиячеләр – барысын да ошаттым, алар искиткеч. Бу мәктәптә нәкъ өйдәге кебек. Монда мин кунарга да калачакмын, кайвакыт өйгә дә кайтырга исәплим. Хәзер мин бик зур һәм мөстәкыйль – шуңа шатланам, – дип яза Булат.
–
–