Диләрә Илалетдинова Төркиянең гладиаторлар сугышы узган амфитеатрында кычкырып татарча җырлый [фото-видео]

-- Лейла

Хәзерге вакытта җырчы Диләрә Илалетдинова @dilyara_ilaltdinova тормыш иптәше белән Төркиядә ял итәләр. Әлеге илнең матур, истәлекле  урыннары буйлап сәяхәт итәләр.

Җырчы Инстаграмдагы битендә  фотолар куя, укучыларына ялда күргән-белгәннәрен сөйли.

— Тарихи антик театр тулысынча диярлек сакланып калган. Анда шундый матур, гид сөйләгәнчә, мин элеккеге вакытларда гладиатор сугышларының ничек узуын, хайваннар белән сугышларны, төрле тамаша куюларын һәм җырлар башкарганнарын турыдан-туры күз алдына китердем. Ә акустика… ул шулкадәр шәп нәрсә, әгәр дә тәңкә акчаны зал уртасына төшерсәң, бу тавыш 8000 тамашачыга ишетеләчәк икән! Гаҗәп! – ди Диләрә Илалетдинова .

Бәйле