Кыз балага хоспистан мәңгелеккә түгел, ә университетка юл ачыла [видео]

-- Лейла

Маша Филина – Петербург шәһәренең балалар хосписы пациенткасы. Әлеге көчле рухлы кыз куркыныч авыру – арка амиотрофиясе белән көрәшә. Бу авыру Машаны мәңгелеккә инвалид итә. Моңа карамастан Маша бер хыял белән яши – югары уку йортында белем алу.

Хосписта дәвала башлагач, Машага кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Моннан тыш аның мавыгуын күтәреп алалар, һәрдаим булышлык күрсәтәләр.

Берничә ел элек хоспис хезмәткәрләре ярдәмендә Маша һәм аның әнисе Япониягә сәяхәт кылалар. Шул вакыттан бирле көчле кыз көнчыгыш культурасы белән мавыга башлый. Һәм үзен көнчыгышны өйрәнүгә багышларга карар кыла. Сәламәтлеге чикле булу сәбәпле, үзе туып-үскән шәһәрдә бу хыялын тормышка ашырып булмый, әлбәттә. Шуны да искәртеп үтәсе килә: Машаның хыялы турында бөтен шәһәр белә һәм бу турыда пресс-конференцияләрдә фикер алышалар. Мондый чараларда хосписның җитәкчесе Александр Ткаченко, Россиянең бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова да катнаша.

– Мин Владивосток шәһәренә күченеп китәргә мәҗбүрмен. Монда мин ДВФУга укырга керәм. Үземнең туган шәһәремдә көнчыгышны өйрәнү буенча бернинди дә уку йорты каралмаган, әле алай гына да түгел, моның өчен кирәкле шартлар да тудырылмаган, – дип әйтә Маша.

Кыз Анна Кузнецова белән якыннан таныша һәм үзенең хыялы турында тулырак сөйли. Нәкъ шул җитәкче ярдәме белән Маша Ерак Көнчыгыш федераль университетына укырга керә. Монда физик мөмкинлекләре чикле булган студентлар өчен бөтен шартлар да тудырылган. Маша шундый укый башлый да инде.

– Мин аеруча да корея теле нигезләре, Корея тарихы, география фәннәрен яратам. Россиядәге иң ерак шәһәрләрнең берсендә үзем теләгән белгечлеккә укыйм. Бу, әлбәттә, олы сөенеч, – дип сөйли Маша Филина. ​

Хыялланыгыз! Аларның бер күңелле үзенчәлеге бар, ул да булса, хыял кайчан да булса тормышка ашачак!​

Бәйле