Пенсияңне алгач, үзең алып ашарсың…

-- Лейла

Хәзер ир-егетләр өйләнмиләр бит ул, кияүгә чыгалар. Олы кызның кияве дә яшәргә безгә килде. Тыныч кына яшәрлек булса, түзәргә дә риза идем. Безнең холыклар туры килмәде.

Тавышка киткәч, түзмәдем, күптәннән бер иргә димләп йөриләр иде, шул кешегә кияүгә киттем. Өйдә тыныч булса, кияүгә барырга исәбемдә дә юк иде, югыйсә. Яшьләр – үзләренчә, мин үземчә яшәрмен дигәнрәк уйлар белән киттем.

Иргә буш кул белән бармадым мин. Үрдәк, тавык итләре, фарш алып бардым. Ун күкәйгә камыр басып, токмач кисеп әзерләгән идем – аны да калдырмадым. Бал, варенье, 200 граммлы биш пачка чәй, печенье, конфет, вафли, дөге белән карабодай ярмасы, дүрт капчык бәрәңге, суган, кишер, кызыл чөгендер төядем. Кер юа торган порошогына кадәр тыктым. Уйласаң, тоз белән су гына алмадым инде, дөресен генә әйткәндә. Мине алырга килгәндә бу ир бер коробка конфет белән килгән иде. Киткәндә әйтә: “Конфетны монда калдырырга кирәкми инде. Миңа кайткач, чәй эчәрбез”, – дип, өстәлдән алып, сумкасына салып куйды. Шунда да бик гаҗәпсенгән идем. Өй буш калса, аңлар идең әле, искереп, бозылып ятмасын, дип әйтер идең. Ә монда өйдә балалар кала бит, алар монда яшиләр. Ярый инде, аны-моны эндәшмичә генә кузгалдык. Әмма ул конфетны кайткач та ашарга насыйп булмады. Икенче көнне кызы килгән иде дә, бу ир шул конфетны тартмасы белән аңа күчтәнәч итеп биреп җибәрде.

Алдан озаклап аралашып, сөйләшеп тормаган кеше булгач, дуслаша алмыйча аптырап беттем мин ул ир белән. Безнең яшьтә бер-берсен хөрмәт итеп, сөйләшеп яшәр өчен кавыша бит инде кешеләр. Ә без икебез ике якта утырдык. “Сөйләш инде, нигә сөйләшмисең”, – дигәч, нәрсә сөйләшергә соң, дип әйтә иде.

Көзгә кергәч, сатарга дип, ир белән бер машина утын, бер машина тимер төядек. Берсен – бер көнне, берсен икенче көн башкардык. Утын саткан көнне, кайтышлый балык ала кайт әле, балык ашыйсы килә, дип озаттым. “Ярар” да димәде, “юк” та димәде – берни эндәшмәде. Берничә сәгать йөреп, тәки балыксыз кайтып керде. Юк икән юк инде, дип мин дә кабатлап тормадым инде аннан соң. Тимер тапшырган көнне “бавырсак алып кайтырсың” дидем. Анысында эндәшмичә калмады: пенсияңне алгач, үзең алып ашарсың, диде. Килгәннән бирле болай да гел мин алып килгән ризыклар белән яшәдек бит инде, аның сыртыннан берни булмады, югыйсә. Кышка кергәнче кече кызының ирен чакыртып, коймаларны рәтләттек, баганаларын заливать иттердек. Ярый инде, мин үземчә пешерендем, төшерендем анда. Өстәл буш булмады. Ә ирем кияүне озатканда бер-ике пачка тәмәке дә бирә белмәде. Кая ди ул акчасын түләү!

Мин диабетик, авырып торам. Күпме генә узгандыр, авыруларым кабат кузгалды да, больницага кереп ятарга туры килде. Шунда да ир дигән кешем бер тапкыр да яныма килмәде. Ярар, пешеренә белми иде инде. Соң, ике алма, бер мандарин алып булса да хәлне белеп китәргә була бит инде. Болай да гел чит районда берүзем яттым бит. Кая ди ул килү. Шалтыратмады да. Ике көннән соң түзмәдем, үзем җыйдым моны. Больницада яткан килеш, аның хәлен сорап мин шалтыраттым. Үзем өчен барысын да аңлаган идем инде: исән-сау терелеп чыга алсам, туп-туры үземнең өйгә кайтып китәм, дип сүз бирдем.
Палатада үзем сыман гади, сөйләшә торган хатыннар ята инде. Берсенең ире шофер икән, такси сыман йөри дигәч, юлына түләрмен, мине илтеп кенә куйсын әле дип сорадым. Бушка йөрисе булмагач, ул ир дә каршы булмады. Шулай итеп, иргә дә кереп тормыйча, өемә кайтып киттем. Аңа шалтыратып кына әйттем. “Җаең чыккач, минем әйберләрне китереп кит әле”, – дидем. Ашау, ризыкларны калдыр, миннән яхшылык булсын, дидем.
Бер-ике генә кигән күлмәгем, ак яулыгым, аңа кияүгә дип барганда гына алып киелгән өр-яңа чалбарым, ике колготкием, ике халатым, шикәрдән эчә торган даруларым кирәк иде. Берничә атнадан соң, кеше аркылы гына, колготки белән халатымны гына тапшырдылар, ә калган берни дә кире кайтмады. Чыгарып ташлагандырмы, нишләткәндер инде – белмим. Хатын-кыз киемен, яңа булса да, ул киеп йөри алмый бит инде аны. Кешесен табып, халатларны бирергә уйлагач, калган киемнәрне дә төреп кенә тыгасы иде бит, юк инде, булмады. Тормыш иткән, кешеләр белән рәтләп кенә аралаша белә торган ир булмады. Шуңа да ялгыздыр инде ул. Рәтле булса, барыбер дә ир-атка хатын табыла ул.

Картаймыш көндә кияүгә барып кайттым шулай итеп. Башкача кызыкмыйм инде. Кайтуга ук балаларга да әйттем: өемнән бүтән кузгалмыйм, хәзер сезнең чират, дидем. Кызның кайнана белән яшисе килми, кияүнең минем белән яшисе килми. Акча түләп, кеше йортында яшәгән көннәре.

«Язмыш сынавы»

Бәйле