Блогер Айдар Габидуллинның сайлау лозунгы: “Кем хотяб 3 класс укыган, шул Надутычны сайлаган!” [видео]

-- Лейла

Шаян блогер Айдар Габидуллин кызыклы видео-вайннар төшерә. Сайлаулар алдыннан да махсус бер вайн төшергән. Ул үзе, имеш, депутатлыкка кандидат – Нәкыйп Надутыч!

Надутыч та башка депутатлардан бер дә калышмый.

– Беренчедән, балалар мәйданчыгы төзелеше, икенчедән, һәр ишегалдына балалар уйнау өчен махсус урын, өченчедән, бөтен ишегалдына яңа балалар бакчасы, дүртенчедән, бөтен җиргә балалар уйнау өчен махсус урын проекты булдыру – менә безнең планнар. Болар бөтенесе дә шул ук әйбер түгел! Без һәрбер депутатның сайлаулар алды программсына кертелгән проектларыннан бер пунктлап алдык та, үзебезгә куйдык инде! – дип сөйли бер мандатлы округ буенча депутатлыкка кандидат Нәкыйп Надутович.

Аннары исә баннеры белән таныштыра. Анда «Я как вакцина! Не хочешь? Заставим! Нәкыйп Надутович!» дип язып куелган икән, ләбаса.

Үзен депутат итеп хис итүче Надутыч үзенең ярдәчеләре турында да сөйли.​ Берсе кыска буйлы кеше, анысы “доходы населения До”, ди, ә инде озын буйлы ярдәмчесенә төртеп, “Это после Надутыча”, – дип сөйләнә.

Аннары кызыклы лозунглары белән таныштыра.

Бәйле