МакSим: «Табут капкачын япканнан соң берни дә тәмамланмый» [видео]

-- Лейла

Җырчы МакSим (Марина Максимова) үпкәләре 80%ка диярлек зарарланып, озак вакыт яшәү һәм үлем белән көрәштә булды. Шуңа да карамастан, ике айдан соң ул авыруны җиңә алды һәм хәзер гадәти тормышка әкренләп күнегә бара.

Шушы көннәрдә МакSим YouTube каналында баручы «Сак булыгыз: Собчак» тапшыруының яңа кунагы булды һәм беренче тапкыр кома вакытында кичергән хис-тойгылары, күргән төшләре, үзенең халәте һәм дәвалануы турында сөйләде.

— Табут капкачын япканнан соң берни дә тәмамланмый. Комада булганда мин башка чынбарлыкта идем. Бу төш кенә түгел! Мин очуда кебек хис иттем үземне. Мин руханиемның тавышын ишеттем дә: «Атакаем, мин үләм», – дидем, һәм рәхәтлек кичердем. Үлем куркынычы, гомумән юк иде, – дип сөйли җырчы.

МакSим, комада булганда, төрле чынга аша торган төшләр дә күргән. Мәсәлән, аның җирдән кояшка кадәр сәяхәт итүе – йөрәк туктау вакытына туры килгән.

— Мин түбәнгә ниндидер кабинага төштем, анда кыш иде, һәм ниндидер кешеләр салкын су белән коендылар. Алар миңа су сибә башладылар, ә миңа салкын булмады. Мин көлдем һәм шунда алардан минем өчен дога кылганнарын ишеттем. Аннары минем арттан кемдер килде һәм хушлашырга теләвен әйтте. Без тагын өскә күтәрелдек һәм кинәт түбән төшә башладык. Шул вакытта атакайның “Күктә сиңа юл ябык” дип әйткән тавышын ишеттем. Үз аңыма килгәч, миңа ике тапкыр йөрәгең туктап калды дип хәбәр иттеләр, – дип искә төшерә артистка.

Шулай ук МакSим йөрәге тибүдән туктаган вакытта, гомерен йөрәк эшен алыштыра торган ЭКМО аппараты саклап калды, дип ассызыклый. Шул ук вакытта җырчы бу аппаратка Мәскәүгә ашыгыч рәвештә очып килгән әнисе ярдәме белән кушылганын да әйтте.

Белгечләр ышандырганча, җырчыга “санаулы минутлар” гына калган булган.

МакSимның савыгуын чын мәгънәсендә могҗиза дип әйтеп була.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий