Киләсе туй Ришат Төхвәтуллинныкы? [видео]

-- Лейла

Җырчы Элвин Грейның туй тантанасы булып үтте. Күпчелек Татарстан һәм Башкортстан артистлары әлеге туйда рәхәтләнеп ял итте. Алар арасында җырчы Ришат Төхвәтуллин да бар иде.

Туйның күркәм традициясе буенча киләсе туй кемнеке булыр дип, кияү кеше туйда костюмына кадап куелган кечкенә чәчәк бәйләмен әле өйләнмәгән дуслары, туганнарына ыргыта. Элвин Грей да үз туенда бу традициядән читкә китми. Ясалма түгәрәккә кияүнең өйләнмәгән дуслары җыела. Алып баручының махсус сигналыннан соң, бутоньерканы ыргыта Радик. Аны җырчы Ришат Төхвәтуллин тота. Димәк, киләсе туй синеке, Ришат!

– Алия, син дә кил әле, форсаттан файдаланып… – дип тә әйтә туйда Ришат үзе.
Бу сүзләрдән соң без дә Алия Карачуринага тәкъдим ясый дип уйладык. Тик әлегә алар арасындагы мөнәсәбәтләр сер булып калды.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий