Блогер Энҗе Нармаева дүртенче бала итеп кемне алып кайтачакларын хәбәр итте [видео]

-- Лейла

Казан мөселман блогеры Энҗе Нармаева дүртенчегә бәби көтә. Шушы көннәрдә ул туганнарын, якын дусларын җыеп, «Гендер-пати» дип исемләнгән бәйрәм оештырды.

Ягъни кыз баламы яисә малаймы алып кайтачакларын якын кешеләр белән билгеләү бәйрәмен үткәрде.

Бәйрәмгә күп кеше җылган. Кемнәрдер кыз бала булачагына ышана, ә кемнәрдер малай булуын тели. Энҗе һәм аның тормыш иптәше Евгений уртага олы шар алып чыгалар. Тантаналы төстә ул шарны шартлаталар һәм аның эченнән тагын кечкенә генә зәңгәр төстәге шарлар очып чыга. Димәк, Нармаевлар дүртенчегә ир бала көтәләр.

Әйтергә кирәк, Энҗенең инде 3 малае үсеп килә: Әмирхан, Тамерлан һәм Арслан.

Бәйле