Рамил белән Рамилә Хәйретдиновларны Казанга әниләре җырлап кына озата [видео]

-- Лейла

Җырчы Рамилә Хәйретдинова @ramilushkin Инстаграмга ишек алларыннан матур видео урнаштырды.

— Тиз генэ авылга әниләргә кайтып килдек. Бәрәңгеләрне алып бетердек, бозау суйдык. Әле әти белән берәр атнага Казанга әни дә киләм диде. Күзләребез биш тәңкәлек акча сыман зурайды. Әти Казанга килсә, авырый башлый, өйгә кайтасы килә, — дип яза җырчы.

Әниләренең ишегалдында җырлаганына без бик сокландык. Талант әниләреннән бирелгән икән бит! Җырчылар да әниләренең җыр башкаруын хуплап, кушылып торалар, биеп тә алалар.

Бәйле