Наташа Королеваның кызы бар икән

Ул Америкада «зәңгәр» әтисе белән яши.

НТВда барган «Секрет на миллион» тапшыруында Наташа Королева кызы туу турында сөйләде.

Эш шунда: артистка АКШтан килгән дустының үтенече буенча аңа үзенең йомырка күзәнәген биргән. Баланы суррогат ана тапкан.

«Бу кеше — минем бик яхшы дустым. Мин дустымның хыялын тормышка ашырдым. Аңа менә дигән кыз бүләк иттем. Мин аңа йомырка күзәнәгемне бирдем», — диде Наташа Королева.

Җырчы кызының АКШта яшәве хакында сөйләде. Ә менә аның ире, улы һәм әнисе бу хакта берни дә белмәгән. Кызның әтисеннән артистка якынча 50 биткоин алган диләр, бу 175 миллион сумга якын.

Билгеле булуынча, Королеваның кызының әтисе бер ир белән яши.

Күптән түгел җырчы кызын барып күргән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/2021-09-20/natasha-korolevany-ike-yashlek-kyzy-bar-2513378

Бәйле