Чаллы-Пермь, шәмнәр, канәфер чәчкәләре, коточкыч хәл [видео]

-- Лейла

20 сентябрь Чаллының мэриясе янында Пермьда һәлак булучылар истәлегенә мемориал оештырылды. Стихияле мемориаллар бөтен ил буйлап барлыкка килә. Казанда мондый мемориал Ленин бакчасында оештырылган.

Чаллының Азатлык мәйданында, шәһәр мэриясе янында, Пермь дәүләт университетында атыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә вакытлы мемориал урнаштырылды.
Биредә «Скорбим. 20.09.2021г. Пермь» диеп язылган.
Шәһәр халкы аңа чәчәкләр куя, монда шәмнәр янып тора.
Мемориал иртәнге фаҗигадән соң барлыкка килде, яшь егет Пермь дәүләт университеты бинасына кереп, атыш башлап җибәрә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 8 кеше үлгән, 28 кеше зыян күргән.

Чаллы шәһәренең матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанова хәбәр итүенчә, шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативасы белән депутатлар корпусы тарафыннан мәгариф объектларын куркынычсызлык системалары белән тәэмин итүгә шәһәр бюджетыннан 244 млн сум акча бүлеп бирү турында килешү төзелгән.

Бәйле