«Үлгән бабамның куеп калдырылган тәсбихенә кадәр тора» [видео]

-- Лейла

Гөлчирә исемле подписчигыбыз @g_gulchi  үзенең туган нигезен, инде мәрһүм бабасын искә төшереп, матур видео төшереп җибәргән.

— Бабаемның ашында төшерелде. Туган нигез, туган йорт бу. Бабаемның көндә тыңлаган радиосы, стенада туктап калган сәгате, өстәл, урындыклары,үзе ясаган тәсбихе — барысы да үз урында, сине хәтерләтә кебек! — дип бабасын матур, гади сүзләр белән искә ала Гөлчирә ханым.

Сез дә видеоны карагыз әле. Чын татар мохитендәге пөһтә өй, ишегалды, эче нинди матур. Бөтен җире чиста, барысы да шундый гади, чын үзебезчә, авылча!

Сезнең туган нигез сакланып киләме? Еш кайтасызмы анда?

Бәйле