Алмаз Мирзаянов: «Хәмдүнә апа Тимергалиеваны беренче күргәндә бала йоннары чыкты» [видео]

-- Лейла

Казанда 18 сентябрьдә «Уникс» концертлар залында Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу кичәсе узган иде. Әлеге күркәм чараны татар эстрадасы артисты Алмаз Мирзаянов алып барды. Ул Хәмдүнә апа белән ничек танышуы турында сөйләде, аның башкаруында яратып тыңлаган җырларны атады.

— Хәмдүнә апа белән мин Илназ Минвәлиев әнисенең юбилей кичәсендә таныштым. Беренче тапкыр чып-чын Хәмдүнә апаны шунда күрдем, аны беренче тапкыр игълан иттем. Бала йоннары кабара диләр бит әле, үземне шулай хис иттем. Бүгенге көндә бик күп артистлар сәхнәдә җырлый, аларны күргәндә алай булмый, ә Хәмдүнә апаны күргәч бөтенләй башкача иде. Әллә кечкенәдән телевизорда күреп үскәнгә, бәлки, хөрмәт нык булганга. Концертны алып барган мизгелдә, яныма килде дә: «Апаем, телефон номерыңны Илһамга бирерсең, минем юбилей концертларымны да алып барырсың әле», — дип әйткән иде. Юбилей концертларын алып барырга насыйп булмады, ләкин минем өчен бүген зур горурлык искә алу концертын алып бару. Мин бик бәхетле. Ул — утыздан артык халык җырларын эшкәртеп аларга яңа сулыш өргән кеше, халык күңелендә яшәрткән кеше, шәхес. Шуңа күрә дә: «Җомга», «Галигә барам әле», «Мөкәрәмә», «Чияле тау» — барысы да халык күңелендәге җырлар. «Картаясы килми һич тә», «Җырчы язмышы» — күңелгә рәхәтлек бирә торган җырлар. Тормышымның бер этабында аның «Хыянәт» дигән җыры, ир-ат булсам да, күңелемне яралап, хәтта күз яшьләрен чыгарган вакытлар булды, — диде шоумен, алып баручы Алмаз Мирзаянов Татар Тудей хәбәрчесе Ландыш Гобәйдуллинага.

Бәйле